Минзәлә районында «Идел» М-7 - Яңа Александровка - Тулбай юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябылды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

2 июньнән 1 июльгә кадәр Минзәлә муниципаль районында «Идел» М-7  - Яңа Александровка - Тулбай автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылды. Бу чорда биредә юлның 6 км урнашкан Ашпалинка елгасы аша салынган күперне төзекләндерү планлаштырылган.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә федераль әһәмияттәге «Идел» М-7 һәм төбәк әһәмиятендәге Минзәлә - Боерган, Минзәлә шәһәрен урап узучы автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән.

Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International