Горький магистрале ризыкны поездларга китерү хезмәтен үстерә. Сервис Казанда, Түбән Новгородта һәм Чебоксарда эшли.
Россия тимер юллары челтәре буенча әлеге хезмәткә 34 шәһәрдән 55 җәмәгать туклануы предприятиесе тоташтырылган. Ризыкны поездга китерү станцияләрдә дә, транзит тукталышларында да мөмкин.
«РТЮ» ААҖ сайтында электрон билет сатып алган вакытта заказ ясарга була, шулай ук «Россия тимер юллары» мобиль кушымтасында «Шәхси кабинет» һәм «Билетларга хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерү» бүлекләрендә элек сатып алынган йөртү документына да.
Хезмәт күрсәтү буенча һәм бу юнәлештә эшләүче шәһәрләрнең исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән «РТЮ» ААҖ сайтында «Поездга ризык китерү» бүлегендә танышырга мөмкин.
Хезмәт күрсәтү географиясе ерак араларга йөрүче поездларның башка маршрутларында да киңәйтеләчәк. Кафе һәм рестораннар исемлеге шулай ук аларны сервиска тоташтыру белән артачак.
Фото: zen.yandex.ru