Азнакай муниципаль районында 1 июньнән 31 июльгә кадәр Азнакай - Югары Стәрле – Күктәкә автомобиль юлының 17,4 км дан 24,3 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә юл полотносын төзекләндерү планлаштырылган.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Туйкә – Митрофановка, Азнакай - Тымытык – Күктәкә автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән.
Машина йөртүчеләрне әлеге чорга үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.