Казанның Балалар тимер юлы бүген җәйге сезонны ачты

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Казанның Балалар тимер юлы буйлап пассажир составлары йөри башлады. Җәй буена машинист, поезд башлыгы, проводник, контролер вазифаларын БТЮда тәрбияләнүчеләр башкарачак.

Поезд Яшьлек Молодёжная, Каенлык, Спорт һәм Изумрудная станцияләрендә тукталышлар белән бара. Яшьлек Молодёжная станциясеннән поездларның китү вакыты 10:00, 11:23, 14:15, 15:38 сәгатьтә. Дүшәмбе һәм сишәмбе - ял көннәре.

Өлкәннәр өчен юл бәясе 120 сум, 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар өчен 60 сум тәшкил итәчәк. 5 яшькә кадәр йөрү бушлай.

Сезон ачылуга багышланган тантаналы линейкада, беренче ел укучы балаларга тантаналы рәвештә яшь тимер юлчы таныклыкларын тапшырдылар һәм уку буенча иң яхшыларын котладылар.

Казанның Балалар тимер юлы башлыгы вазифаларын башкаручы Лилия Усманова сөйләвенчә, агымдагы елга төп бурыч - Балалар тимер юлына узган ел укый алмаган балаларны җәлеп итү. Чөнки пандемия аркасында кемдер теория дәресләренә кушыла алмады. Мәктәпкә теләсә кайсы мәктәптән 5 сыйныфтан керергә мөмкин. Кыш көне балалар теорияне өйрәнәләр, язын имтиханнар тапшыралар. Ә җәен тимер юл инфраструктурасына хезмәт күрсәтеп һәм ташу процессы белән идарә итеп алган белемнәрен ныгыталар. Мәктәптә ел саен җиһазлар яңартыла.

Л. Усманова хәбәр иткәнчә, Россия тимер юллары җитәкчелеге ике курс өстәү турында яңа нигезләмә эшләгән – 6-7 нче ел уку, аларда балалар яңа проект эшчәнлеген һәм перспективалы һөнәрләрне үзләштерә, ГДИ һәм БДИна әзерләнә башлаячак. Хәзер дә БТЮ мәктәбендә 11 сыйныфка кадәр укырга була.

Быел 816 бала белем ала, шуларның 650се җәйге практика узачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Балалар тимер юлы 2007 елның 30 августында ачылды. Юлның озынлыгы 4,288 км тәшкил итә, колеяның киңлеге - 750 мм, ул чын юлдан 2 тапкыр таррак.

Яшь тимер юлчыларга уңышлар телибез!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International