Казаннан Минскка тагын бер рейс ачыла

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан 4 июньдә Минскка тагын бер очыш программасы старт ала. Атна саен рейслар Boeing 737 самолетларында башкарылачак. Казаннан очыш җомга көнне 23:35 сәгатьтә, Минсктан - шимбә көнне 03:05 сәгатьтә. Очыш вакыты 2 сәгать 20 минут тәшкил итә.

Әлеге график буенча очыш программасы 2021 елның октябренә кадәр планлаштырылган. Билетлар сатуда. Авиабилетларны «Казан» аэропорты сайтында (www.kazan.aero) «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм мобиль кушымтасында броньларга мөмкин.

Ольга Дулова фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International