Мөслим муниципаль районында 31 майдан 30 августка кадәр Актаныш - Мөслим автомобиль юлының 73,6 км дан 78,3 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Биредә юл полотносын капиталь төзекләндерү башлана.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Яңа Усы авылына керү юлы» автомобиль юлы тәкъдим ителә.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән.
Машина йөртүчеләрне әлеге чорга үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.