Милли проект буенча «Арча – Сеҗе» - Курса-Почмак юлы участогының өске катламын җәю төгәлләнде

2021 елның 28 мае, җомга

Арча районында «Арча – Сеҗе» - Курса-Почмак автомобиль юлы участогында югары чыдамлыкка ия ЩМА-10 асфальт-бетоннан 1,63 км озынлыкта юлның өске катламы җәелде. Реконструкция «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Юл төзүчеләрнең 49 юл билгесе, 22 сигнал баганасы куясы, юл тамгасы төшерәсе, 2 ясалма тигезсезлек һәм 2 җәяүлеләр кичүе урнаштырасы калды.

Эшләрне тулысынча тәмамлау һәм участокны 1 июльгә тапшыру планлаштырыла.

Автомобиль юлы Курса-Почмак авылы аша уза.

Быел «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының төзекләндерү программасына Арча районының Арча – Олы Әтнә автомобиль юлы участогы да керде. 2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча төбәк әһәмиятендәге 96 км автомобиль юллары ремонтланачак. Бу норматив халәтнең 48,2% ын тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International