Алексеевск районында Алексеевск – Биләр автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Алексеевск муниципаль районында 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр Алексеевск – Биләр автомобиль юлының 32 км дан 37,7 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә юл полотносын капиталь төзекләндерү планлаштырылган.

Машина йөртүчеләрне әлеге чорга үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

Урап узу өчен федераль әһәмияттәге Казан - Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге Алексеевск - Югары Колок, «Казан - Оренбург» - «Алексеевск - Югары Колок», Базарлы Матак - Мамык, Чистай - Аксубай - Нурлат һәм Мөслим - Биләр автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International