ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында объектларны ремонтлау һәм төзү барышын тикшерде. Объектларны карап чыгуда шулай ук әлеге участокларда эшләрне башкаручы юл оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.
Аерым алганда, Фәрит Хәнифов Несмелов урамыннан алып Киров районындагы «Серебряный бор» торак комплексы аша «Идел» М-7 федераль әһәмияттәге автомобиль юлына кадәр автомобиль юлы төзелешендә булды. Хәзер юл төзүчеләр беренче этапның икенче сафка кертелә торган комплексында (Несмелов урамыннан алып торак комплекска кадәр) эшлиләр. Алар коммуникацияләрне, электр белән тәэмин итү линияләрен үзгәртеп коруга һәм терәк диварларны урнаштыруга керештеләр.
Шулай ук министр Совет районындагы Зур Кызыл, Гладилов, Гагарин, Магистраль урамнарында һәм Зур Казан боҗрасын үстерү кысаларында Техническая урамыннан алып Киров дамбасына кадәрге юл участогында ремонт эшләрен карады.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, әлеге объектларда эшләр планлаштырылган график буенча һәм барлык технологияләрне дә үтәп бара. Ул ремонтны югары сыйфатлы итеп дәвам итәргә кушты.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Татарстанда гомуми озынлыгы 218 км булган юлларны ремонтлау планлаштырыла. Моның өчен федераль бюджеттан - 9 млрд сум, республика бюджетыннан 3 млрд сум бүлеп бирелгән.