«Казан» аэропортыннан Каирга турыдан-туры даими рейс ачылды

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Каирга турыдан-туры даими рейс ачылды.

Рейсларны AZUR air авиакомпаниясе 238 урынлы Boeing 757-200 лайнерларында башкара.

Түбәндәге расписание билгеләнгән: Каирдан Казанга самолет якшәмбе көнне 16:35 сәгатьтә оча, Казаннан Каирга - дүшәмбе көнне 10:15 сәгатьтә.

Юл вакыты 5 сәгать тирәсе тәшкил итә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Мисырда вакыт Мәскәүдән бер сәгатькә калыша. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин.

Билетлар сатуда. Авиабилетларны «Казан» аэропорты сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм мобиль кушымтасында броньлагыз.

Исегезгә төшерәбез, СОVID-19 таралуны булдырмас өчен, Россия Федерациясенә чит илләрдән килгән барлык пассажирларга да карантин чаралары буенча Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International