Юл тармагы буенча «Ворлдскиллс» илкүләм чемпионаты финалында яшь татарстанлылар катнаша

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

14-23 апрельдә Магадан өлкәсенең Стекольный бистәсендә юл-төзелеш машиналары белән идарә итү компетенцияләре буенча «Ворлдскиллс» илкүләм чемпионатының финалы уза. Бу - «Бульдозер белән идарә итү», «Автогрейдер белән идарә итү», «Экскаватор белән идарә итү» һәм «Фронталь төягеч белән идарә итү» компетенцияләре.

Татарстаннан финалда чемпионатның региональ этабында җиңүчеләр - А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы студентлары - бульдозерчы Раушан Хуҗин һәм экскаваторчы Айдар Галимҗанов катнаша.

Чемпионат финалына Россиянең 17 төбәгеннән - Якутия, Краснодар крае, Хабаровск өлкәсе, Красноярск краеннан һәм башкалардан вәкилләр килгән.

Ярышлар барышында катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм механизмнарда эшләгәндә куркынычсызлык техникасын белүгә имтихан тапшыралар.

Шулай ук практик биремнәрне үтиләр. Аерым алганда, Яшь профессионаллар техник карау үткәрәләр, грунтны 50 м ераклыкка күчерәләр. Билгеләнгән коридорда алга һәм артка хәрәкәт иткәндә тиз йөрешле маневрлау күнекмәләрен күрсәтәләр, гараждан тралга керәләр. Моннан тыш, экскаваторда автомобиль кузовына грунт төяү, тралга керү модульләре башкаралар. Экскаватор белән төгәл идарә итү күнекмәләре – чүмечкә беркетелгән шешәдән су агызу, тупны чүмеч белән алып чиләккә салу һ.б. - иң мавыктыргыч күнегүләр булып тора.

Егетләребезгә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International