Татарстанда илкүләм проект буенча «Яр Чаллы – Водозабор» - Ильбухтино – Калмия» - «Минзәлә – Боерган» автомобиль юлы төзекләндереләчәк

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Татарстанның Тукай районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм  проекты буенча төбәк әһәмиятендәге «Яр Чаллы – Водозабор» - Ильбухтино – Калмия» - «Минзәлә – Боерган» автомобиль юлы ремонтланачак. Ремонт өчен иң тузган участоклар сайлап алынган - 9,1 км дан 11,3 км га кадәр һәм 13,3 км дан 14 км га кадәр, гомуми озынлыгы 2,9 км тәшкил итә.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ремонт барышында тигезләү катламы урнаштырылачак, вак таш-мастиктан торган асфальт-бетоннан (ЩМА-8) өске катлам җәеләчәк, юл кырыйлары ныгытылачак. Шулай ук 24 сигнал баганасы, 10 юл билгесе куелачак һәм тукталыш мәйданчыгы төзеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Татарстанда төбәк әһәмиятендәге 96 км автомобиль юллары ремонтланачак. Бу норматив халәтнең 48,2% ын тәэмин итәчәк.

Фотода: «Яр Чаллы – Водозабор» - Ильбухтино – Калмия» - «Минзәлә – Боерган» юлы ремонтка кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International