Татарстанда илкүләм проектның барлык объектларын ремонтлау өчен дәүләт контрактлары төзелде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

2021 елга «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты программасына кертелгән барлык 90 объектта да төзү-монтаж эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары төзелгән. Шул исәптән 4се 2022 елга күчә.

Ремонтлана торган участокларның гомуми озынлыгы 218 км тәшкил итәчәк. 12 млрд 186 млн сумлык эшләр башкару планлаштырыла, шул исәптән 9,112 млрд сум – федераль бюджеттан һәм 3,074 млрд сум – республика бюджетыннан.

Гомуми озынлыгы 64,9 км тәшкил иткән төбәк әһәмиятендәге 76 юл объекты ремонтланачак. Аерым алганда, Казан – Шәмәрдән, «Яр Чаллы – Водозабор» - Ильбухтино – Калмия» - «Минзәлә – Боерган», М-7 «Идел» - Иске Матвеевка, Арча - Олы Әтнә, Зәй – Бохарай һәм башка автомобиль юллары участоклары ремонтланачак. Бу норматив халәтнең 48,2% ын тәэмин итәчәк.

Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 61,6 км булган 23 объект ремонтланачак, шул исәптән 11 объект Казанда (аерым алганда, Гагарин, Маршал Чуйков, Беломорск, Голубятников, Магистраль урамнары һәм башкалар). Бу норматив халәтнең 84,5% ын тәшкил итә.

Яр Чаллы агломерациясендә 48,4 км озынлыкта 4 объект яңа кыяфәткә ия булачак, бу исә норматив халәтнең 81% ын тәэмин итә. 1 объект - Яр Чаллыда урнашкан Шамил Усманов урамы участогы.

Түбән Кама агломерациясендә 11,1 км озынлыктагы 4 объектта юл-төзелеш эшләре алып барылачак, шул исәптән Түбән Кама шәһәрендәге Актүбә һәм Вокзал урамнарында. Бу юлларның норматив халәтенең 74,4% ын тәэмин итәчәк.

Татарстан Республикасы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыруда катнаша. Әлеге проект 2017 елда федераль өстенлекле проект рәвешендә башланды һәм 2019 елда илкүләм проектка кадәр киңәйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International