Томскта «Су транспорты судноларын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча WorldSkills Russia ярышлары уза

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

5 апрельдә Томск су транспорты һәм суднолар йөреше техникумында «Су транспорты судноларын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының йомгаклау ярышлары старт алды.

Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров йомгаклау ярышлары эшендә катнашты. Ул ярыш мәйданчыклары эше белән танышты, Томск техникумы җитәкчелеге белән эчке су юлларын үстерү мәсьәләләре буенча очрашты. Моннан тыш, министр урынбасары Татарстан Республикасы командасы белән очрашу үткәрде, аңа «Идел дәүләт су транспорты университеты» ЮББ ФДБББУнең Казан филиалы студентлары - Егор Кулагин һәм Артем Ефремов, шулай ук әлеге югары уку йортының югары категорияле эксперт-мөгаллиме Николай Глазунов кергән.

Ярышларда Россия Федерациясенең алты төбәгеннән: Татарстан, Түбән Новгород, Төмән, Новосибирск, Томск өлкәләреннән һәм Красноярск краеннан барлыгы 7 команда катнаша.

Конкурс биреме «Суднолар йөртү» һәм «Судноларның энергетик җиһазларын эксплуатацияләү» белгечлекләре буенча белем алучы ике студенттан торган экипаж тарафыннан үтәлә.

Конкурс биреме алты модульне үз эченә ала, шул исәптән диңгез суднолары белән идарә итү, эчке су юлларында суднолар һәм составлар белән идарә итү, судноларның энергетик җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү, судно җиһазларын ремонтлау, суднода иминлек һәм такелаж эшләре буенча.

Ярышлар 9 апрельдә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International