Әлмәт муниципаль районында 15 апрельдән 30 июньгә кадәр «Казан - Оренбург» - Бота - Аппак автомобиль юлының 2 км дан 6,6 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә юл ремонтлау планлаштырылган.
Урап узу өчен машина йөртүчеләргә гомуми файдаланудагы федераль әһәмияттәге «Казан - Оренбург» һәм төбәк әһәмиятендәге «Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.