24 нче апрельгә Татарстанда автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе
      Узган тәүлектә федераль юлларда һәм төбәк юлларында автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады. Республика су агымының хәле тыныч. Күперләрне су басу һәм су юып алып китү куркынычы юк.

       ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча: тәүлек эчендә 12 юл-транспорт һәлакате булган, һәлак булучылар юк, 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.  

      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республика буенча һава торышы: алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез. Җил төнлә төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез акрын исә. Температура көндез +9 - +14 градус, төнлә +1 - +3 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International