«Казан» халыкара аэропорты җәйге җәдвәлгә күчте: яңа рейслар ачу һәм очышлар санын арттыру

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

2021 елның 28 мартыннан 30 октябренә кадәр авиаташулар җәйге җәдвәл буенча гамәлгә ашырыла. «Казан» аэропортының маршрутлар челтәренә күп кенә юнәлешләрне кайтару, яңа маршрутларның барлыкка килүе һәм күп кенә юнәлешләр буенча очышлар санын арттыру турында сөйләргә мөмкин.

Эчке рейслар

Быел Көньяк туристик юнәлеш узган ел белән чагыштырганда арттырылган.

Казан-Сочи маршрутында яңа пассажирлар ташучылар арасында Royal Flight авиакомпаниясе, ул рейсларны чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарырга планлаштыра. Шулай ук әлеге юнәлешкә «Победа», «Северный ветер», «Россия», «Ямал» һәм Red Wings авиакомпанияләре хезмәт күрсәтә – тулаем алганда, очышлар тәүлегенә берничә тапкыр башкарылачак.

Симферопольгә гадәттәгечә берничә авиакомпаниянең киң очыш программасы планлаштырылган: «Северный ветер», «Уральские авиалинии», Red Wings һәм Smartavia.

«Победа» һәм «Азимут» авиакомпанияләре Краснодарга тәүлегенә бер тапкырдан артыграк очышлар башкаруны планлаштыра. «Победа» шулай ук 4 июньнән Анапага атнага 5 тапкыр рейслар планлаштыра.

Pegas Fly («Северный ветер») республика халкына атнага 4 тапкыр Минераль Суларга барырга мөмкинлек бирә.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе традицион рәвештә маршрутлар челтәрен үстерә. Җәйге навигация сезонында авиаташучы Махачкала, Әстерхан, Самара, Волгоград, Чиләбе, Омск, Воронеж, Пермь, Сургут, Түбән Новгород, Барнаул, Нижневартовск, Ярославль һәм Кемерово юнәлешләрендә очышлар башкарырга планлаштыра. Шулай ук Яңа Уренгой һәм Красноярск рейслары арадаш утырту белән башкарылачак.

2020 елның җәендә башланган һәм Татарстан Республикасы халкы һәм якын төбәкләр арасында бик популяр булган Калининградка очышлар программасы бу җәйдә дә «Северный ветер» компаниясе тарафыннан үтәлә. Апрель азагында авиаташучы яңа маршрутларга: Мурманск һәм Яңа Уренгойга рейслар башлый - билетлар сатуда.

Сезон яңалыклары турында сөйләгәндә, түбәндәге рейсларны да билгеләп үтәргә кирәк:

Костромага июнь-август айларында «Костромское авиапредприятие»;

Липецкка Utair авиакомпаниясе;

Архангельск һәм Брянск шәһәрләренә атнага ике тапкыр «РусЛайн» авиакомпаниясе белән;

«РусЛайн» авиакомпаниясенең маршрутлар челтәренә Калугага рейслары кайта.

Казан - Екатеринбург маршрутында яңа ташучы – Red Wings авиакомпаниясе барлыкка килде. «РусЛайн» авиакомпаниясенең очышлар программасын исәпкә алып, Свердловск өлкәсенә очышлар көн саен башкарылачак.

Халыкара рейслар

Төркия Республикасына сәяхәт итүгә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә арта. Әйтик, узган елның ноябрь аенда «Победа» лоукостеры тарафыннан Истанбулга башланган рейслар өстәмә ешлык белән арттырылачак – хәзер атнага 5 тапкыр. Шулай ук маршрутка Red Wings һәм «Северный ветер» авиакомпанияләре кайта. Шулай итеп, Turkish Airlines программасы белән бергә, Төркиянең эре шәһәренә очышлар көнгә берничә тапкыр (сишәмбедән тыш) башкарылачак.

Казан - Анталья маршрутында очышларны кимендә 10 ташучы башкарачак, шул исәптән AZUR air авиакомпаниясе 336 урынлы киң фюзеляжлы Boeing 767-300 очкычында. Шулай ук ташучы башка төрек курортларына – Бодрум һәм Даламанга да очышларны яңартырга планлаштыра. Узган елның ноябрь аенда Җирнең Көньяк ярымшарына Зәнҗибар архипелагына башланган рейслар, сезон нигезендә, бары тик 2021 елның май башына кадәр генә башкарылачак.

Аэропорт авиакомпанияләр белән берлектә башка чит ил юнәлешләрен маршрутлар челтәренә кайтару һәм яңа рейслар ачу буенча эш алып бара.

Маршрутлар челтәрендә үзгәрешләр булырга мөмкин! Рейслар җәдвәле турында тулырак мәгълүматны «Казан» аэропорты сайтында яки мобиль кушымтада «Җәдвәл» бүлегендә ачыклавыгызны сорыйбыз.

Авиабилетларны kazan.aero аэропорт сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә, шулай ук «Казан аэропорты» мобиль кушымтасында броньлагыз.

Йөкләп алу өчен сылтамалар:

• iPhone - App Store кушымтасында

• Android - Play Market кушымтасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International