Транспорт комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитетының I пленумы утырышы булып узды

2021 елның 26 марты, җомга

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитетының I пленумы утырышы булып узды. Пленум эшендә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин һәм Татарстан Республикасының һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева катнашты.

Нотык белән автотранспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Юрий Данилов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Тармак буенча тариф килешүләрен үтәү кысаларында профсоюз эшенең төп юнәлешләренә тукталды һәм тармактагы барлык эшнең COVID-19 пандемиясе катлаулы шартларында башкарылуын һәм аңа бәйле чикләүләрне ассызыклады.

А. Чукин 2020 елда Татарстан Республикасының юл-транспорт комплексы эше йомгаклары һәм Тармак буенча тариф килешүләрен үтәү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Юл эшләре программасын тормышка ашыруга «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты да зур өлеш кертә. 2020 елда милли проект кысаларында 8 271,8 млн сумлык 261,6 км юл ремонтланган. Моннан тыш, федераль бюджет ярдәме белән илкүләм проект кысаларында Казан агломерациясе газ ягулыгында эшләүче 53 автобус сатып алган. 2021 елда шулай ук автомобиль юлларын ремонтлау һәм пассажирлар техникасы паркын яңарту буенча чаралар планлаштырылган.

Пленумда катнашучылар 2021-2025 елларга Һөнәр берлегенең республика комитеты эшчәнлеген мотивацияләү буенча комплекслы программа кабул иттеләр.

Утырыш ахырында һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Юрий Данилов башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренә коронавирус пандемиясе чорында волонтерлык хәрәкәтенә өлеш керткәннәре өчен Автотранспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International