2021 елда Татарстанда дүрт заманча бер катлы җәяүлеләр кичүе барлыкка киләчәк. Алар Лагерь, Восстание, Әмәт һәм 774 км т.п. станцияләрендә төзеләчәк.
Барлык объектлар да ут һәм тавыш сигнализациясе, яктырту, юнәлешләүче коймалар, резинокордтан түшәмә һәм куркынычсызлык билгеләре белән җыю мәйданчыклары белән җиһазландырылачак. Зарурлык туганда, баскыч һәм пандус җыеннары ясалачак.
Моннан тыш, транспорт инфраструктурасы объектларында гражданнарның травма алу очракларын кисәтү программасы кысаларында Идел - Краснозаринск (Марий Эл Республикасы) һәм Әмәт - Дәрвишләр (Татарстан Республикасы) аралыгында тимер юл полотносы буенда коймалар урнаштыру планлаштырыла.
Горький тимер юлында ел саен җәяүлеләр кичү юлларын ремонтлау һәм яңарту эшләре алып барыла, түшәмәләрне, станцияләр платформаларында һәм тукталыш пунктларында яктырту системаларын алыштыру, начар күренеш урыннарында куакларны кисү, кисәтү плакатлары һәм куркынычсызлык билгеләрен урнаштыру эшләре алып барыла.