2020 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2020 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә автомобиль йөртүчеләр тарафыннан тимер юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. 2019 елда 4 юл-транспорт һәлакәте булган.

3 юл-транспорт һәлакәте Чуваш Республикасы территориясендә, 2се Татарстан Республикасында, 1се Марий Эл республикасында килеп чыккан. ЮТҺ нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган. Барлык очракларда да юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе автотранспорт чараларын йөртүчеләрнең тимер юл аркылы чыгу урыннарындагы тыючы сигналга хәрәкәтне дәвам итү булган.

Горький тимер юлы машина йөртүчеләрне тимер юл кичүләре аша чыкканда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм катлаулы һава шартларында, шулай ук төнлә уяу булырга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International