Турникет комплекслары Зөя станциясендә, 753 км тукталыш пунктларында һәм Идел постында эшли башлады

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бүген Зөя станциясендә, 753 км тукталыш платформаларында һәм Идел постында яңа турникетлар һәм утырту платформаларына пассажирларны кертү өчен периметр киртәләр урнаштырылды. Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия тимер юллары» ААҖ арасында төзелгән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында тормышка ашырылды.

Пыяладан ясалган югары ишек капкачлары белән турникетлар эстетик тышкы кыяфәткә ия, салмак кына һәм тавышсыз ачыла. Моннан тыш, бер бүлеге башкаларга караганда киңрәк. Аның аша аз мобильле пассажирларга, шулай ук балалар коляскалары һәм зур сумкалары булган пассажирларга узу уңайлы. Конструкцияләр тутыкмас корычтан ясалган, ватылуларга тотрыклы. Турникетлар климат-контроль системасы белән җиһазландырылган заманча павильоннарда урнашкан.

Җиһазлар керү һәм чыгу өчен эшли. Пассажир узу өчен өске панельдә урнашкан санау җайланмасына, билет (кәгазь яки электрон) яки контактсыз смарт-карта куеп алырга тиеш. Пассажирның юл йөрү документы юк икән, ул аны павильонда урнашкан кассада сатып алырга мөмкин. Һәр турникет янында билет кассиры булачак, ул билетлар сатып алганда һәм утыру өчен узганда кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк. Шулай итеп, билетсыз гражданнар үтә алмыйлар.

Бүген ачылу уңаеннан турникет комплекслары аша узган беренче пассажирларга «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясеннән бүләкләр, абонемент билетлары алу өчен сертификатлар, тапшырдылар.

Шәһәр яны поездларына билетларны шулай ук вокзалда урнашкан «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе кассаларында, билет бастыра торган автоматларда, яки «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында сатып алырга мөмкин. Шулай ук абонемент билетларының төрле төрләре дә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International