2020 елда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча «Халык контроле» системасына кергән 66%тан артык гариза хәл ителгән

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә зур игътибар бирелә, дип ассызыклады бүген ведомство башлыгы Фәрит Хәнифов 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар буенча коллегиядә.

Министр сүзләренә караганда, нәкъ менә гражданнар мөрәҗәгатьләре җәмгыятьтә кәефне тулысынча чагылдыра, аеруча әһәмиятле һәм проблемалы мәсьәләләр спектрын ачыклый. 2020 елда шәһәр, авыл һәм шәһәрара пассажир транспорты эше, шулай ук автомобиль юлларын төзү, төзекләндерү һәм карап тоту мәсьәләләре буенча барлыгы 3344 мөрәҗәгать каралды.

Моннан тыш, 165 мөрәҗәгать «Инцедент-менеджмент» системасы буенча килде.

2012 елдан башлап Татарстан Республикасында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшли. Әлеге система ярдәмендә республикада яшәүчеләр белән кире элемтә бар, ул гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын, шулай ук халыкка күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы биш категория буенча модератор булып тора: федераль һәм республика юлларын карап тоту һәм ремонтлау; муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау; юл хәрәкәтен оештыру; җәмәгать транспорты; транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә коррупция.

2020 елда әлеге категорияләр буенча системада 22 130 гариза бастырылган, бу «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларның гомуми күләменең 29% ын тәшкил итә. Шуларның 14 753е (яисә 66,7%) хәл ителгән, 5 430ы (24,5%) планлаштырылган, 1 585е (7,2%) кире кагылган, 362се (1,6%) эштә.

Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.

Фото: Рөстәм Кадыйров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International