РТЮ ихтыяҗ артканда яңа ел бәйрәмнәренә өстәмә поездлар санын арттырырга мөмкин

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә пассажирлар йөртүгә ихтыяҗ арткан очракта «Федераль пассажир компаниясе» АҖ ерак араларга йөрүче маршрутларга 700гә кадәр өстәмә поезд билгели ала. Алар 2020 елның 25 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр иң популяр маршрутлар буенча йөриячәк.

Пассажирлар саны 29 һәм 30 декабрьдә иң күп булыр дип көтелә. Кире юнәлештә иң югары пассажирлар агымы 8 һәм 9 гыйнварга туры киләчәк.

Өстәмә поездлар Мәскәүдән Казан, Санкт-Петербург, Мурманск, Новозыбков, Брянск, Белгород, Иске Оскол, Курск, Пенза, Чебоксар, Тольятти, Смоленск, Ижевск, Архангельск, Новороссийск, Адлер, Тамбов, Саратов, Самара, Уфа һәм башка шәһәрләргә планлаштырылган. Санкт-Петербургтан өстәмә рейслар Мәскәү, Анапа, Мурманск һәм Курск шәһәрләренә юл тотачак.

Тимерьюлчылар поездларда буш урыннар булуын көн саен күзәтәләр. Кайбер юнәлешләргә ихтыяҗ арткан очракта, өстәмә рейслар санын арттыру яки инде билгеләнгән составларга өстәмә вагоннар тоташтыру мөмкинлеге каралачак.

Кышкы ялның иң популяр маршрутлары буенча Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында махсус һәм туристик поездлар йөриячәк.

Өстәмә поездларга билетларны «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында, «РТЮ пассажирларга» мобиль кушымтасы ярдәмендә, шулай ук тимер юл кассаларында һәм вокзалларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында сатып алырга мөмкин.

Фото: https://fb.ru/post/journalism/2020/10/17/254313

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International