Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2020 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышын актив яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
Очрашу башында Фәрит Хәнифов Татарстанның 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 12 Россия төбәге арасына керүен искәртте. Нәтиҗәләрне беренче вице-премьер Марат Хөснуллин 19 ноябрьдә Мәскәүдә Транспорт атнасы кысаларында игълан иткән.
Министр сүзләренә караганда, республика «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын 2019 елдан төбәк челтәрендә һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама агломерацияләрендә тормышка ашыра башлаган. Татарстанга 2024 елга төбәк әһәмиятендәге юлларның норматив таләпләргә туры килә торган өлешен 46,3% тан 50% ка кадәр, шәһәр агломерацияләренең автомобиль юллары өлешен уртача 80,47% тан 85% ка кадәр арттыру һәм ике тапкыр - 128 дән 64 кә кадәр юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын киметү бурычы куелган.
Шушы ике ел эчендә республикада илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 460,4 км булган 271 объект ремонтланган.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, республикада агымдагы елга планлаштырылган юлларны ремонтлау тулы күләмдә башкарылган. Гомуми озынлыгы 254,6 км булган 97 объект ремонтланган. Шул исәптән төбәк әһәмиятендәге гомуми озынлыгы 64,9 км булган 39 юл участогы. Аерым алганда, «Әлмәт - Азнакай» - Кәкре Елга - «Азнакай - Тымытык - Күктәкә», М-7 «Идел» - Костенеево - Котловка, «Рус Акташы - Кузайкино» - Дербедень - «Казан - Оренбург». Бу юлларның норматив халәтенең 47,5% ын тәшкил иткән.
Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 106,2 км булган 36 объект (7 күчмә) ремонтланган. Илкүләм проект кысаларында Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр Зур Казан боҗрасы участогы төзелешенең 1 этабы файдалануга тапшырылган, аерым алганда, Болотников, Автосервис, Тэц, Рихард Зорге, Җиңү проспекты урамнарына ремонт ясалган. Шулай итеп, норматив халәтнең 84% ы тәшкил ителгән.
Гомуми озынлыгы 77,8 км булган 19 объект (5 күчмә) яңа кыяфәткә ия булган, бу исә норматив халәтнең 80% ын тәшкил иткән. Шул исәптән Машина төзелеше урамы, Залесный проспекты, «Яр Чаллы - Түбән Кама» - Иштирәк автомобиль юлы.
Шулай ук Түбән Кама агломерациясенең гомуми озынлыгы 5,7 км булган 3 объектына ремонт ясалган, бу исә норматив халәтнең 70,8% ын тәшкил иткән. Бу - Тынычлык һәм Шинниклар проспектлары, Чистай - Түбән Кама автомобиль юлы).
2020 елга финанслауның гомуми суммасы 8,271 млрд. сум тәшкил иткән. Шул исәптән 5,828 млрд. сум - федераль бюджет акчалары, шуларның 1,056 млрд. 2021 ел чаралары хисабына РФ Резерв фонды акчалары исәбенә. Шулай итеп, региональ юллар челтәрен ремонтлауга республика бюджетыннан 715,8 млн. сум бүлеп бирелгән. Казан агломерациясенә - 5,02 млрд. сум, шуның 4,02 млрд. - федераль бюджет. Чаллы агломерациясенә - 2 млрд. сум, шуның 1,3 млрд. - федераль бюджет. Түбән Кама агломерациясенә - 520,2 млн. сум, шул исәптән 472,2 млн. - федераль бюджеттан.
Моннан тыш, Фәрит Хәнифов илкүләм проект кысаларында Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләренә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә өстәмә рәвештә 370 млн. сум бүлеп бирелгәнлеген хәбәр итте.
2021 елга килгәндә, министр сүзләренчә, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 174,8 км озынлыктагы 91 объектны ремонтлау планлаштырыла. Монда төбәк әһәмиятендәге 96,7 км юллар, Казан агломерациясенең 43,3 км юллары, Чаллы агломерациясенең 29,2 км һәм Түбән Кама агломерациясенең 5,6 км юллары керә. 2021 елга финанслауның гомуми суммасы 4 130,7 млн. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 3 074, 7 - республика бюджетыннан.