Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе һәм «Казан» Халыкара аэропорты 20-26 апрель көннәрендә узачак «Тукай атналыгы» дигән махсус акция башлап җибәрәләр.
Бу чорда "ЮВТ АЭРО" рейслары белән очучы пассжирларның Габдулла Тукай иҗаты белән танышу мөмкинлеге булачак. Һәркем, рус һәм татар телләрендә китаплар алып, атаклы «Шүрәле» әкиятенең тылсымлы атмосферасын тоя ала.
Чара Габдулла Тукай мирасын популярлаштыруга, мәдәни элемтәләрне ныгытуга һәм милли телгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Әлеге инициатива Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.