Яңа ел бәйрәмнәренә өстәмә поездлар билгеләнде

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Ерак араларга йөрүче өстәмә 191 поезд 25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр иң популяр маршрутлар буенча йөриячәк. «Федераль пассажир компаниясе» АҖ җитәкчелеге Яңа ел һәм Раштуа каникулларында пассажирлар йөртүгә ихтыяҗ артуны канәгатьләндерү өчен шундый карар кабул итте.

Иң күп пассажирларның юлга чыгу даталары 29 һәм 30 декабрьгә, кире юнәлештә иң күп пассажирлар агымы 8 һәм 9 гыйнварга туры килер дип көтелә.

Өстәмә поездлар Мәскәүдән Казан, Новороссийск, Адлер, Санкт-Петербург, Мурманск, Архангельск, Котлас, Смоленск, Брянск, Иске Оскол, Новозыбков, Тамбов, Белгород, Курск, Пенза, Саранск, Чебоксар, Ижевск, Киров, Саратов, Самара, Тольятти, Уфа, Чиләбе, Орск һәм башка шәһәрләргә планлаштырылган.

Төньяк башкаладан өстәмә рейслар Мәскәү, Казан, Анапа, Новороссийск, Мурманск, Архангельск, Ярославль, Воронеж, Курск, Киров, Ижевск, Екатеринбург шәһәрләренә планлаштырылган.

РТЮ холдингы кайбер юнәлешләрдә өстәмә поездлар санын арттырырга яки инде билгеләнгән составларга өстәмә вагоннар кушарга мөмкин.

Шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында кышкы ял өчен иң популяр маршрутлар буенча РТЮ тарафыннан билгеләнгән махсус туристик поездлар һәм күчеп утыру мөмкинлеге булмаган вагоннар төркемнәре йөриячәк. Аерым алганда, Рускеала, Сортавала, Питкярант, Бөек Устюг, Роза Хутор тау курорты һ. б..

Өстәмә поездларга билетларны тимер юл кассаларында, вокзаллардагы үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында, «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин.

Поездлар графигы һәм аларның хәрәкәте, шулай ук юл бәясе турында тулырак мәгълүматны «РТЮ» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә һәм «РЖД Пассажирам» рәсми мобиль кушымтасы ярдәмендә алырга мөмкин.

РТЮ холдингы пассажирларга сәфәр дәвамында шәхси саклану чараларын кулланырга тәкъдим итә. Кирәк булганда, битлек һәм перчаткаларны вагонда поезд бригадасыннан алырга мөмкин.

Фото: parkseason.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International