Фәрит Хәнифов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Шулай итеп, министрга Биектау районында яшәүче бер ханым Усад авылына керү юлында тукталыш мәйданчыгын төзекләндерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Биредә берничә бакчачылык ширкәте урнашкан, ә пассажирларны утырту һәм төшерү өчен автобус мәйданчыгы юк.

Икенче мөрәҗәгать Бөгелмә районының Подлесный бистәсендә яшәүчедән торак пункт эчендәге юлны төзекләндерүне сорап килгән.

Әлеге мөрәҗәгатьләрне министр Биектау һәм Бөгелмә районнары администрацияләре башлыклары, шулай ук министрлыкның профильле бүлекчәләре белгечләре белән карады.

Фәрит Хәнифов кергән мөрәҗәгатьләрне җентекләп өйрәнергә тәкъдим итте. Аерым алганда, автомобиль юллары бүлегенә, тукталыш мәйданчыгын оештыру буенча тәкъдимнәр бирү өчен, Усад авылына бару йөкләнде. Министр ассызыклаганча, бу катлаулы юл чаты, анда 5 юл уза. Шуңа күрә, беренче чиратта, хәрәкәтнең куркынычсыз шартларын тәэмин итүче һәм норматив-хокукый актлар таләпләренә туры килерлек вариантны табарга кирәк.

Кергән мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды. Алар буенча актуаль җаваплар вакытында әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International