Казанда Оренбург тракты участогында автотранспорт хәрәкәте бер елга чикләнде

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Казанда 2020 елның 26 октябреннән 2021 елның 10 ноябренә кадәр Оренбург тракты урамы буенча 174 нче номерлы йорттан («Леруа Мерлен» сәүдә үзәге) 142А номерлы йортка («Таиф-НК» автозаправка станциясе) кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде - бу Казан - Оренбург трассасының 11 километры.

Чикләүләр чорында борылыш төененен төзү һәм инженерлык челтәрләрен үзгәртеп кору эшләре алып барылачак. Киртәләрне һәм кирәкле юл билгеләрен кую белән хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрне әлеге участок буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International