Зур Казан боҗрасының 2 этабы участогында җир эшләре дәвам итә

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә.

Узган атнада әзерлек һәм җир эшләре дәвам итте. 4100 куб м яраксыз туфрак һәм чүп-чар чыгарылды, 200 тонна инерт материаллары китерелде. Яңгыр канализациясенең траншеясына 3340 куб м күләмендә ком салынды, шулай ук тротуарда һәм яшел зонада 600 куб м күләмендә җир катламын сибү эшләре башкарылды.

Ком катламы планировкасы, геочелтәр җәю һәм 3900 кв. м мәйданда вак таш салу эшләре башкарылды.

Чистарту корылмаларында конструкцияләрне гидроизоляцияләү төгәлләнеп килә, яңгыр суларын чистарту корылмаларының пластик резервуарларын монтажлау эшләре бара.

Атна эчендә 80 метр яңгыр канализациясе торбалары һәм 100 метр су белән тәэмин итү торбалары сузылды.

Траншеялар эшкәртү, нигезләр урнаштыру, газ үткәргеч торбаларын һәм электр белән тәэмин итү линияләрен урнаштыру эшләре башкарыла.

2 этап төзелешендә 96 инженер-техник персонал һәм 36 махсус техника берәмлеге мәшгуль иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International