Туристларның беренче төркеме «Ике вокзал» маршруты буенча юл алды

2020 елның 16 октябре, җомга

Туристларның беренче төркеме «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе һәм «Казан» халыкара аэропорты тарафыннан оештырылган «Ике вокзал» маршруты буенча юл тотты.

Бу маршрут ике төр транспортны берләштерә – тимер юл һәм һава транспортын. Ул беренче чиратта балалар һәм яшүсмерләр өчен исәпләнгән. Беренче туристлар - Казан мәктәпләренең өченче сыйныф укучылары һәм педагоглары.

Маршрут Казан-1 вокзалында экскурсиядән башланды. Биредә кунакларга борынгы бинаның тарихы һәм заманча эш принциплары турында сөйләделәр.

Аннары шәһәр яны поездында балалар «Казан» халыкара аэропортына юл тоттылар. Анда алар аэровокзал бинасында булдылар һәм аның хезмәтләренең эше белән таныштылар, пассажирларны теркәүдән алып авиалайнерга утыртуга кадәр барлык юлны уздылар. Туристлар очу-утыру полосасы янында самолетларның очып китүләрен һәм утыруларын һәм һава судноларына хезмәт күрсәтү процессын күзәттеләр. Программага шулай ук фотосессия һәм борт ризыгы кертелгән.

Туристик маршрутларны үстерү - «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Хәзерге вакытта компаниянең хезмәт күрсәтү полигонында шундый 14 маршрут эшли, меңнән артык туристка хезмәт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International