Идел буенча пассажирлар навигациясе 16 ноябрьдә тәмамланачак

15 октябрь 2020 ел., пәнҗешәмбе

Татарстанда Идел һәм Кама елгалары буенча шәһәр яны элемтәләрендә пассажирлар ташу дәвам итә. Казаннан Зөягә һәм Чистайдан Кызыл Ярга рейслар 18 октябрьгә кадәр башкарылачак. Казаннан Печищи һәм Ташевкага рейслар - 15 ноябрьгә кадәр.

16 ноябрьдә «Татфлот» суднолар йөртү компаниясе Идел елгасы буенча пассажирлар навигациясен тәмамлый. Җәдвәл буенча бу көнне теплоход Печищидан Казанга 06:45 сәгатьтә килү белән финал рейсын башкарачак.

2020 ел навигациясенә «Казан» елга портыннан түбәндәге маршрутлар билгеләнгән. Студенецка кереп Садоваяга кадәр көн саен 2 рейс (рейс буенча өстәмә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә), Югары Осланга кереп Печищига кадәр көн саен 4 рейс, Түбән Ослан,  Ключищи, Матюшинога кереп Ташевкага кадәр көн саен 3 рейс, көн саен Түбән Ослан,  Ключищи, Матюшино, Ташевка, Гребенига кереп Кызыл Байракка һәм Шелангага кадәр рейслар башкарылган.

Шулай ук Казаннан Зөягә рейслар, Болгар һәм Тәтешкә кадәр югары тизлекле линияләр оештырылган.

«Чистай» елга портыннан атнага 3 рейс ешлыгы белән Кызыл Ярга кадәр суднолар йөри. Яр Чаллы портыннан Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье һәм Грахань тукталышларына кереп, Соколокка көн саен рейслар башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә шәһәр яны элемтәсендә су транспортында пассажирлар йөртүне ике предприятие башкара: «Татфлот» суднолар йөртү компаниясе» АҖ һәм «Яр Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International