Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Даурия урамыннан алып Юлиус Фучик урамына кадәрге 931 м озынлыктагы участокта Рихард Зорге урамы төзекләндерелде.
32 266 кв. м мәйданда асфальт-бетон катламы өстенә 5 см калынлыкта тыгыз ЩМА-15 катнашмасы җәелде. Тротуарларның, автобус һәм трамвайларның утырту мәйданчыкларының өслекләре ремонтланды, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен 4821 кв. м мәйданда пандуслар урнаштырылды. Гамәлдәге 4 һәм 89 яңа карау һәм яңгыр кабул итү коелары үзгәртеп корылды. Юл һәм тротуар борт ташлары алыштырылды.
Яңартылган урам участогы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары белән җиһазландырылды. Аерым алганда, 1056 метр цинк белән капланган рәшәткәле коймалар, җәяүлеләр кичүләрен яктырту өчен 12 яктырткыч һәм 21 яңа юл билгесе урнаштырылды. Машиналар йөрү өлешенең тамгасы яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән термопластиктан эшләнде.
Эшләрнең генераль подрядчысы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ.
Урам Советлар Союзы Герое Рихард Зорге хөрмәтенә 1967 елда аталган. Урам башында совет разведчигы бюсты куелган, 2005 елның маенда мемориаль такта куелды.
Казанда Рихард Зорге урамы, Җиңү проспекты кебек үк, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бер өлеше булган «Җиңү урамы» проектына керде. Агымдагы елда Татарстанда «Җиңү урамнары» кысаларында 28 объект ремонтланачак.