Горький магистралендә «Балаларга – куркынычсыз тимер юл!» акциясе дәвам итә

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Горький тимер юлында «Балаларга – куркынычсыз тимер юл!» айлыгы 31 августтан 30 сентябрьгә кадәр уздырыла.

Горький тимер юлы узган торак пунктларда урнашкан белем бирү учреждениеләре махсус электрон материаллар алды. Алар ярдәмендә педагоглар укучыларны тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыралар.

Акция кысаларында ГТЮ станцияләрендә һәм аралыкларында тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозучы яшүсмерләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрелә.

Горький тимер юлы белгечләре билгеләп үткәнчә, балалар һәм яшүсмерләрнең тимер юлда җәрәхәтләнүләренең төп сәбәбе - тиешле булмаган урыннарда якынлашып килүче поезд алдыннан тимер юл буйлап йөрү, аны аркылы чыгу. Шулай ук балигъ булмаган балалар хәрәкәтле составка менеп, электр тогыннан зыян күрәләр.

Ел башыннан Горький тимер юлы чикләрендәге тимер юл транспорты объектларында җиде балигъ булмаган бала җәрәхәт алган, аларның дүртесе һәлак булган.

Горький тимер юлының Казан төбәгендә өч балигъ булмаган бала җәрәхәт алган, аларның икесенең гомере өзелгән.

Горький тимер юлы балаларны һәм аларның ата-аналарын игътибарлы булырга һәм тимер юл инфраструктурасында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өнди.

Фото: penza.bezformata.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International