Актаныш районында Яңа Әлем – Иске Әлем юлы төзекләндерелде

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Актаныш муниципаль районында Яңа Әлем – Иске Әлем автомобиль юлын реконструкцияләү төгәлләнде.

Реконструкция 2020 елга юл эшләре программасы кысаларында башкарылды. Юл 5 техник категория нормативы буенча 6 м киңлектәге машина йөрү өлеше белән проектланды.

Реконструкция барышында 5,86 км озынлыктагы участокта яңа асфальт-бетон катламы җәелде, һәр яктан берәр метр юл кырые вак таш белән ныгытылды. Барлык яңартылган участок буенча 127 юл билгесе, 256 сигнал баганасы, 468 метр тимердән барьер коймалар куелды. Иске Әлем авылы янында тукталыш мәйданчыгы җиһазландырылды.

Юллар төзелеше Татарстанда өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 сентябрьдә республика халкы белән туры линия барышында белдерде. Татарстанда агымдагы елда Юл эшләре программасы буенча 238,9 км төбәк юлларын ремонтлау һәм 50,2 км юл төзү планлаштырыла. Моннан тыш, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында тагын 220 км юл ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International