2020 елда илкүләм проект буенча Казан агломерациясенең 91 км дан артык юлын ремонтлау планлаштырыла

2020 елның 11 сентябре, җомга

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгындагы «Татар-информ» МА мәйданчыгында «Казан агломерациясенең транспорт инфраструктурасын үстерү» темасына матбугат конференциясе узды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин билгеләп үткәнчә, Татарстанда транспорт инфраструктурасын үстерүгә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты ярдәм итә. Ул «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектының дәвамы булды һәм федераль һәм республика бюджетлары тарафыннан финанслана.

Илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында Казан агломерациясе юлларының гомуми озынлыгы 1675 км тәшкил итә. Бирегә магистраль юллар һәм гомумшәһәр әһәмиятендәге урамнар, шулай ук 909 км озынлыкта Казан шәһәренең җирле әһәмияттәге юллары, 507 км озынлыкта Казанның магистраль юллары һәм урамнары белән тоташкан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары участоклары һәм 259 км озынлыкта агломерация территориясе буенча узучы федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участоклары керә.

Артем Чукин сүзләренә караганда, Казанның магистраль урамнар һәм юллар челтәре белән тәэмин ителеше җитәрлек түгел, бигрәк тә периферия районнарында. Магистраль челтәрнең тыгызлыгы шәһәр буенча 1,33 км/км2 тәшкил итә. Тәкъдим ителгән күрсәткеч 2,2-2,4 км/км2. Бу кече Казан боҗрасы чикләрендә берничә төп магистральдә интенсив транспорт агымнары туплануга, шулай ук кече Казан боҗрасына якын килгәндә магистраль урамнарда транспорт йөкләнеше дәрәҗәләренең тәкъдим ителгән күрсәткечләрдән артып китүенә, транспорт агымнары хәрәкәте тизлеген киметүгә, бөкеләр килеп чыгу ихтималы зур булуга, транспорт куркынычсызлыгы дәрәҗәсен киметүгә китерә.

2019 елда милли проект буенча 47,3 км агломерация юллары ремонтланган. Бу юлларның норматив халәтенең 83,3% ын тәшкил итә. 2020 елда илкүләм проект кысаларында 91,7 км агломерация юлларын ремонтлау планлаштырыла, бу исә норматив халәтнең 84% ын тәэмин итәчәк.

Министр урынбасары илкүләм проект буенча капиталь ремонт программасына кертү өчен объектларны сайлау шәһәр халкының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында һәм Гомумроссия халык фронтының «Җимерек юллар картасы» сайтында белдерелгән фикерләрен исәпкә алып, юлларның техник торышы нигезендә башкарыла, дип ассызыклады. Проект объектларын башка милли проектлар һәм республика программалары белән синхронизацияләү башкарыла.

Шул ук вакытта 2019 елда Алтан, Вознесение, Северный, Борисково һ.б. бистәләренең үзәк урамнары, 2020 елда Фрунзе, Болотников урамнары ремонтланды, 2 нче Иске Аракчино урамын төзекләндерү эшләре бара.

Моннан тыш, илкүләм проект кысаларында Зур Казан боҗрасы кебек социаль әһәмияткә ия объект төзелә. Агымдагы елда Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 1 этап участогында эшләр тәмамланды һәм боҗра трамвай хәрәкәте эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International