2020 ел дәвамында Горький тимер юлының Казан төбәгендә шәһәр яны вокзалларын һәм пассажир платформаларын ремонтлау һәм яңарту эшләре бара.
Ел башыннан Татарстан, Марий Эл, Чувашия Республикалары, шулай ук Киров өлкәсе чикләрендә урнашкан 10 шәһәр яны пассажир инфраструктурасы объекты ремонтланган, гомуми сумма 11,2 млн. сум тәшкил иткән.
Шулай итеп, Татарстанда 804 км, Новаторлар, Займище, ВЧД һәм Васильево тукталыш пунктларында пассажирлар өчен павильоннар төзекләндерелгән. Корса станциясендә платформа ремонтланган. Аэроэкспресс павильонында аз хәрәкәтләнүче пассажирларга уңайлы булсын өчен идәндәге һәм тактиль плитка алмаштырылган.
2020 ел ахырына кадәр 753 км, Бишбатман, шулай ук Кендери станцияләрендә платформаларны капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Инвестицион программа буенча 2020 елда 753 км һәм Идел посты тукталыш пуктларында шәһәр яны электр поездларында йөрү өчен түләү, контроль һәм хәрәкәтне барлау буенча автоматлаштырылган система белән павильоннар төзеләчәк.