Алексей Песошин юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Бу чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексында узды. Анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Алексей Песошин билгеләгәнчә, юлларның сыйфатын яхшырту – бүгенге көндә республика юл комплексы алдында торган төп бурычларның берсе.

 Татарстан Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, юл төзелеш сыйфатына заманча конструкцияләү, җылылык изоляцияләү материаллары, торбалар, асфальт-бетон катнашмасы составына төрле өстәмәләр кертү уңай йогынты ясый.

Утырыш кысаларында Sika компаниясе вәкилләре үзләренең материалларын Зур Казан боҗрасы төзелешендә кулланганнары турында сөйләделәр. Аерым алганда, компания эшләнмәләре аерым конструкцияләрне бетонлаганда файдаланылган.

Юл төзелешендә химия һәм нефть химиясе продукцияләрен куллануны киңәйтүгә юнәлтелгән үзенең фәнни-инновацион эшләнмәләрен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тәкъдим итте. Шул исәптән, күпер корылмалары өчен корыч арматураларны полимеркомпозитлыга алыштыру.

“Автодор-Инжиниринг” компаниясе битум материаллары һәм асфальт-бетон катнашмаларын лабораторияара чагыштырма сынаулар уздыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Чагыштырма сынауларның төп максаты – тикшеренүләрнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итү.

Алга таба түгәрәк өстәл эшендә катнашучыларга күпер корылмалары төзелеше һәм ремонты өчен кирәкле бик нык Ductal фибробетонын тәкъдим иттеләр. Әлеге материалның төп өстенлекләре: гидроизоляция, хлоридларга һәм карбонизациягә чыдамлыгы, зур транспорт йөкләнешен кабул итә алуы.

Шулай ук берничә компания автомобиль юллары төзелешен тизләтергә һәм аларның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирүче заманча технологияләр һәм материалларны тәкъдим иттеләр.

Түгәрәк өстәлдә 70 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International