ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин эш визиты белән Югары Ослан районында булды.
Сәфәр барышында «Татавтодор» АҖ Югары Ослан филиалы хезмәткәрләре белән очрашу булды. Ленар Сафин ассызыклаганча, ТАССРның 100 еллыгы елында нәтиҗәләр ясалырга һәм яңа бурычлар билгеләнергә тиеш. Транспорт комплексында зур эш башкарылды. Аерым алганда, 10 ел эчендә генә дә ике мең ярымнан артык яңа юл төзелде, 3 мең км дан артык юл һәм 94 күпер ремонтланды. 449 торак пунктка 144 км озынлыкта юллар төзелде, бакчачылык ширкәтләренә 74 керү юлы ремонтланды һәм фермер хуҗалыкларына 587 керү юлы төзекләндерелде.
Югары Ослан муниципаль районында 10 ел эчендә 141 км дан артык юл төзекләндерелде. Төбәк юлларында 25,4 км озынлыкта асфальт-бетон җәелде һәм 62,6 км озынлыкта участоклар ремонтланды. Торак пунктларда гомуми озынлыгы 16 км булган асфальт-бетон өслеге ремонтланды һәм 26 км озынлыкта вак таш җәелде. 16 торак пункт каты өслекле юллар белән тоташтырылды.
Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда шулай ук юл инфраструктурасын үстерү планлаштырылган. Шулай итеп, 1,6 км озынлыкта Суыксу авылына, 2,2 км озынлыкта «Идел» М-7 - Пустые Моркваши автомобиль юллары ремонтланачак. Введенка Бистәсе авылының юл-урам челтәре яңартылачак. «Казан – Ульяновск» - Соболевский – Чулпаниха, «Казан – Ульяновск» - Татар Борнашы, «Олан – Каратун» - Килди, Олан – Каратун автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалачак. Барлык ремонт-төзелеш эшләрен «Татавтодор» АҖ - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмасы хезмәткәрләре башкара.
Шулай ук Югары Ослан авылында Ленар Сафин Чехов, Татарстан һәм Печищи тракты урамнарындагы ишегалды территорияләрен карап чыкты, биредә яшәүчеләр белән аралашты. Очрашу барышында министр Татарстанда күп фатирлы йортларның йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә аерым игътибар бирелүен искәртте. «Безнең ишегалды» программасы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылды. Югары Ослан районында быел 7 ишегалды төзекләндереләчәк.