Зур Казан боҗрасының беренче этабында төзү-монтаж эшләре тәмамланды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 1 этабында төзү-монтаж эшләре төгәлләнде. Биредә эшләр 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланып китте.

Узган атнада җәяүлеләр өчен җир өсте кичүендә түбәндәге эшләр тәмамланды: 4 нче терәкне гранит белән һәм металл конструкцияләрен коррозиягә каршы материаллар белән эшкәртү. 1-4 терәкләрдә күтәртү платформаларын эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барылды. 1-4 юллар арасындагы җир өсте кичүе җәяүлеләр хәрәкәте өчен ачылды.

Хисап атнасында төзелгән объектның барлык машиналар йөрү өлешләрендә даими схема буенча термопластик белән юл тамгасы башкарылды. Тамганың гомуми озынлыгы 14 078 метр тәшкил итте.

Юл билгеләре куелды.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының 1 нче этабы участогында магистраль урам категориясенә туры килүче дүрт полосалы юл, шулай ук Ферма шоссесы өстендә 109,7 м озынлыктагы юл үткәргеч һәм җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International