Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Яр Чаллыга эш сәфәре кысаларында Сидоровка бистәсендәге Казан проспекты буенча С1 йорт янындагы ишегалды ачу тантанасында катнашты. Ремонт «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарылды. Чарада шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов катнашты.
Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, Чаллыда алтынчы ел рәттән юллар төзү һәм ремонтлау эшләре бара. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен ике миллиард сумнан артык сумга юллар ремонтлана. Быел шәһәрдә 1 млрд. 279 млн. сумга 131 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. Моннан тыш, Наил Мәһдиев чаллылыларны Шәһәр көне белән котлады. Бүген, 10 августта, Яр Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулды.
«Бүген сезнең ишегалды бәйрәмендә булу бик күңелле. Менә дигән итеп төзекләндерелгән ишегалды. Бу, чыннан да, балачактан хәтерли торган, барыбыз да үскән урын. Бу - безнең киләчәк формалаша торган мохит. Мин сезнең өчен бик шат», - диде Ленар Сафин. Шулай ук министр ассызыклаганча, «Безнең ишегалды» - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган, моңарчы күрелмәгән программа. Биш ел дәвамында республиканың барлык ишегалларында тәртип урнаштыру планлаштырыла.