Татарстанның юл тармагындагы алдынгы оешмаларның берсе - «Татнефтедор» ҖЧҖ асфальт-бетон катнашмаларының яңа SP-12, SP-19, SMA-12 маркаларын кертте. Алар күләмле-функциональ проектлау системасы нигезендә эшләнгән һәм заманча дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә.
Гамәлдәгеләреннән аермалы буларак, яңа маркаларны кулланып җәелгән асфальт-бетон катламнары тәгәрмәч эзе барлыкка килүгә чыдамлыкка һәм эксплуатацияләү вакытын озайтуга ия. Әлеге күрсәткечләр бөртек составын оптимальләштерү юлы белән ирешелә. Шулай ук вак ташны арттыру, табигый комны һәм югары физик-химик үзлекләре булган битумны куллануны чикләү дә чагыла.
Асфальтның яңа маркаларын җәю Р-239 «Казан-Оренбург-Акбулак-Казахстан Республикасы белән чик» федераль автомобиль юлында һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юлларында гамәлгә ашырыла.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә беренче тапкыр «Татнефтедор» юл оешмасы күрсәтелгән катнашмаларны сайлап алу һәм сынау ысулларын үзләштерде. Бу максатта кирәкле заманча җиһазлар белән җиһазландырылган яңа лаборатория корпусы гамәлгә кертелде.