«Казан» халыкара аэропорты дөнья аэропортларының «Алтын унлыгы»на керде

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты Skytrax Best Airports 2020 рейтингында 5 урын алды: under 5 million passengers – 5 миллион пассажирга кадәр хезмәт күрсәтелә торган категориядә Иң яхшы аэропортлар 2020 (рейтингка сылтама: https://www.worldairportawards.com/worlds-best-airports-by-size-2020/#). Шул рәвешле аэропорт узган елгы нәтиҗәләрен яхшыртты, 4 пунктка күтәрелде һәм Люксембург, Биллун (Дания), Галифакс (Бөекбритания) кебек аэропортларны узып китте.

Шулай ук Казан аэропорты 2015 елда Skytrax компаниясе биргән «4 йолдыз» рейтингын раслады. Һава гаване консалтинг агентлыгы экспертларының чираттагы аудитын уңышлы узды.

Британия экспертлары мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүне, аэровокзал биналарының чисталыгын, банкоматларның, электрон терминалларның һәм банк хезмәтләре күрсәтү пунктларының күп булуын югары бәяләделәр. Экспертлар җәмәгать туклануы предприятиеләре эшчәнлегенә, шул исәптән милли менюга һәм аэровокзалда урнашкан рекламаның халыкара стандартларга туры килүенә югары бәя бирделәр.

Социаль челтәрләрдә һәм «Казан» аэропортының яңартылган мобиль кушымтасында пассажирларга тулы мәгълүмати ярдәм күрсәтү аерым билгеләп үтелде. Аерым алганда, авиабилетлар алу, бизнес-залларны броньлау һәм парковка өчен түләү мөмкинлеге булу өчен.

Мәгълүмат өчен. Skytrax - Британиянең бәйсез тикшеренү консалтинг компаниясе, ул төрле авиакомпанияләр һәм аэропортлар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өйрәнүгә специальләшә. 

Бәяләү гадәти пассажир сыйфатында барлык этапларны да узучы экспертлар тарафыннан гамәлгә ашырыла: һава гаванане территориясенә килүдән башлап самолет бортына утыруга кадәр. Төп бәяләү критерийлары булып күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты, аэропорттагы  уңайлык, персоналның профессиональ әзерлеге дәрәҗәсе, пассажирлар куркынычсызлыгы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International