Зур Казан боҗрасының 1 этабы кысаларында даими схема буенча троллейбус хәрәкәте ачылды

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстан башкаласында зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше дәвам итә. Ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 2019 елның июлендә Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта старт алды.

Хисап атнасында Ферма шоссесы өстендәге юл үткәргечтә автомобиль юлының уң һәм сул ягыннан уза торган өлешләренең аралык корылмаларында рәшәткәле һәм барьер киртәләр урнаштыру, шулай ук 4 нче номерлы терәк янында су үткәрү улагы һәм су бүлү торбалары урнаштыру эшләре тәмамланды.

Борисковская урамы буенча җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе төзелеше тәмамланып килә. Аерым алганда, 2 һәм 3 нче баскычтан төшү урыннарында шуу юлы белән стоякларны һәм авыш күтәргечләрне монтажлау һәм 597 кв. м мәйданлы җәяүлеләр өлешендә тузуга чыдам идән катламы җәю башкарылды.

Сул һәм уң съездларда юл полотносы, шулай ук терәк диварлар арасында төп юлның төзелеше дәвам итә. 28 100 кв. м мәйданда вак таш-мастик асфальт-бетон җәелде.

Тротуарларны урнаштыру тулысынча тәмамланды.

"Борисковская урамы" тукталышында тукталыш павильоннары монтажланды.

Төзүчеләр троллейбусның контакт челтәрен һәм даими схема буенча тоташтырылган тышкы яктыртуны төгәлләделәр.

1 этап төзелешендә узган атнада 68 белгеч һәм 13 махсус техника эшләде.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының 1 этабы участогында дүрт полосалы юл төзелә, ул магистраль урам категориясенә туры киләчәк, шулай ук Ферма шоссесы өстендә 109,7 м озынлыктагы юл үткәргеч һәм җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелә. 1 этап төзелешен 2020 елның 30 августына тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International