«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше дәвам итә. Ул Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта алып барыла.
Узган атнада Ферма шоссесы өстендә юлүткәргечнең уң һәм сул яктагы аралык корылмаларында рәшәткәле һәм барьер киртәләр, су үткәрү лотоклары, тышкы яктырту баганалары урнаштырылды. Тротуарларда һәм юлүткәргечнең төп машиналар йөрү өлешләрендә асфальт-бетон җәелде. Юлүткәргечнең трамвай юлында трамвай элемтә челтәре баганалары монтажланды һәм трамвай юлларын җәю төгәлләнде.
Җир өсте җәяүлеләр кичүенең аралык корылмаларының пыяла каркаслары металл конструкцияләрен монтажлау дәвам итә. 1 нче номерлы терәктә халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен вертикаль күтәрелеш платформасын һәм 2 нче һәм 3 нче номерлы терәкләрдә трамвай юлларына баскычтан төшү юлларын монтажлау, шулай ук трамвайга утырту-төшерү өчен тукталыш мәйданчыкларын төзекләндерү башланды.
Хисап атнасында Ферма шоссесыннан Тула урамына таба борылган участокта 3 нче терәк дивары буенда юл полотносын урнаштыру эшләре башкарылды. Аерым алганда, 9228 кв. м мәйданда асфальт-бетонның түбән катламы һәм 7578 кв. м мәйданда асфальт-бетонның өске катламы җәелде.
618 метр борт ташлары монтажланды.
ЗКБның 1 этабын төзүдә 92 белгеч һәм 32 махсус техника катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының 1 нче этабын төзү иң авыры булып тора. Бирегә дүрт полосалы юл керә, ул беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында ике трамвай юлы өчен 9,5 м киңлектәге бүлү полосасы проектланды. 109,7 м озынлыктагы юлүткәргеч һәм җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелеше ахырына якынлаша.