Июнь аенда «Содружество» шәһәр яны компаниясе пассажирлары «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында билетларны ешрак сатып ала башладылар. Май ае белән чагыштырганда рәсмиләштерелгән электрон юл йөрү документлары саны 30% ка арткан һәм 26 000 тәшкил иткән.
Билетларны онлайн сатуның үсеше компаниянең барлык хезмәт күрсәтү полигонында күзәтелә. Бу - Татарстан Республикасы, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Киров һәм Свердловск өлкәләре, Пермь крае.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Пригород» мобиль кушымтасында билет сатып алганда пассажирларга 10% ташлама бирелә. Кушымталар AppStore һәм Google Play кушымталарының онлайн-кибетләрендә iOS һәм Android платформалары өчен ачык.