Татарстан башкаласында Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү дәвам итә. Биредә эшләр 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды һәм тәүлек әйләнәсе алып барыла. Төгәлләү 2020 елның 30 августына планлаштырылган.
Узган атнада юлүткәргечнең аралык корылмаларына рәшәткәле һәм барьер киртәләре астына арматуралау, опалубканы монтажлау һәм монолит цокольләрне бетонлаштыру эшләре төгәлләнде. Коммуникацияләрне күчереп, юлүткәргеч астында юл полотносын урнаштыру башланды, 3 һәм 4 номерлы терәк диварларында рәшәткәле коймалар һәм тышкы яктырту баганалары урнаштыру дәвам итте.
Җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелеше дәвам итә. 1, 2 һәм 3 номерлы баскычтан төшү юлларын һәм аралык корылмаларын пыялалау өчен каркасларның металл конструкцияләрен монтажлау, конструкцияләрне монолит поликарбонат белән пыялалау, архитектура формаларын монтажлау эшләре бара. 1 һәм 2 номерлы терәкләр арасында җир өсте җәяүлеләр кичүенең аралык корылмасының проект хәленә монтажланган пыялалау һәм декоратив элементлар урнаштыру башкарылды. Монтажланган металл конструкцияләренең гомуми күләме 38 т тәшкил итте.
Төп юнәлештәге асфальт-бетон өслегенең түшәмә катламнары белән җир катламын урнаштыру буенча юл-төзелеш эшләре дәвам итә.
Шулай ук узган атнада уң һәм сул съезд буенда яктырту баганаларын монтажлау буенча эшләр алып барылды. Яшелләндерү, газоннар урнаштыру һәм су сибү системасын монтажлау буенча эшләр дәвам итә.
1 этап төзелешендә узган атнада 109 инженер-техник персонал һәм 27 махсус техника берәмлеге эшләде.
Эшләрнең барышы безнең чираттагы фоторепортажда тәкъдим ителде.