Казан елга портыннан Зөягә кадәр рейслар көн саен башкарыла

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Казан елга порты Яр буе Морквашы, Буш Моркваш, Дачная һәм Рудникта тукталыш белән  Зөягә кадәр көн саен рейслар башлап җибәрде. Әлеге маршрут буенча пассажирлар ташу «Мәскәү» тибындагы теплоходлар тарафыннан башкарыла. Казаннан 09:00 сәгатьтә кузгалып китә. Зөядән теплоходлар 15:15 сәгатьтә китә, Казанга 17:20 сәгатьтә килә.

Зөягә кадәр өлкәннәр өчен юл бәясе 127 сум тәшкил итә. 5 яшькә кадәрге балаларга йөрү бушлай. 5 яшьтән 10 яшькә кадәр 50 процент ташлама бирелә - 63,5 сум.

Социаль дистанцияне үтәү өчен, сак хезмәте елга вокзалы бинасына контактсыз градусник белән температураларын үлчәп 10ышар кеше кертә.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, битлекләр һәм перчаткалар һәр пассажирда булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International