Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Ярославльгә рейсларны яңарта

2020 елның 19 мае, сишәмбе

19 майдан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе турыдан-туры Казан — Ярославль рейсларын яңадан башлап җибәрә. Бу юнәлештә даими очышлар COVID-19 пандемиясе аркасында апрель башыннан туктатылды.

Җәдвәл буенча самолетлар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очачак. Казаннан Ярославльгә сишәмбе көнне 16:20, Ярославльдән Казанга 18:30 очу планлаштырыла. Казаннан Ярославльгә пәнҗешәмбе көнне - 16:50, Ярославльдән Казанга - 19:00.

«ЮВТ АЭРО» АҖ коммерция директоры Станислав Козленко сүзләренә караганда, әлеге маршрут халык арасында популяр. Иң уңайлы һәм тиз ысул Иделдәге мең еллык тарихы булган борынгы шәһәргә – самолетта эләгү. Юлда вакыт бер сәгатьтән артык тәшкил итә. Очыш өчен пассажирларда битлекләр һәм перчаткалар булырга тиеш.

Билетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Казан – Ярославль юнәлешендә бер якка очышның минималь бәясе 2 590 сумнан башлана. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, очышлар Россия һава транспорты федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы һәм Ярославль өлкәсе ягыннан консолидацияләнгән бюджет акчаларыннан субсидияләнә.

Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International