11 майда World Airport Awards 2020нең иң яхшы аэропортларын онлайн-бүләкләү тантанасы булды. Авиация дөньясында абруйлы Skytrax консалтинг компаниясе җиденче тапкыр Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортын дөнья аэропорт тармагының лидерлары исемлегенә кертте. Татарстан аэропорты эре төбәк конкурентларын узып китте һәм «Россия һәм БДБның иң яхшы аэропорт персоналы» (Best Airport Staff in Russia & CIS) номинациясендә үзенең лидерлыгын янә раслады. Бүләк агымдагы елда тапшырылса да, 2019 елдагы эшчәнлек бәяләнде. Аерым алганда, аэропорт хезмәтләренең пассажирлар белән хезмәттәшлеге мәсьәләләрендә аерым казанышлар һәм хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлелеге, персоналның дустанә һәм игътибарлы мөнәсәбәте, пассажирларга хезмәт күрсәтүдә инновацион технологияләр куллану исәпкә алынды.
Хәзер инде Skytrax компаниясенең ике бүләгеннән тыш (Best Airport Staff in Russia & CIS (2019, 2020)) «Казан» халыкара аэропорты биш тапкыр Best Regional Airport Russia & CIS – Россиянең һәм БДБның иң яхшы төбәк аэропорты (2014-2018) исеменә, шулай ук «4 йолдыз» (2015) Skytrax рейтингына ия.
Билгеләп үтик, Skytrax премиясе World Airport Awards дөньякүләм гражданнар авиациясендә «Оскар» эквиваленты яки дөнья аэропорт индустриясе өчен сыйфат эталоны булып санала. Аэропортлар рейтингы 550дән артык аэропортта хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүне зур тикшерү юлы белән формалаштырыла. Шул ук вакытта экспертлар җәмәгатьчелеге бәяләве һәм пассажирларның фикерләре нигез итеп алына.