Зур Казан боҗрасының 2 этабында Борисковская урамыннан Запорожская урамына кадәрге юл полотносының комлы нигезен урнаштыру башланды

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект буенча Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә.

Монастырь ермагы аша күпер төзелешендә узган атнада 1 нче терәктә монолит насадканы арматуралау һәм опалубканы монтажлау буенча эшләр башланган. Терәккә тоташкан 1 һәм 2 нче номерлы терәк диварларының ростверкларын бетонлаштыру төгәлләнде. Терәк диварларны арматуралау һәм монтажлау эшләре бара. 2 нче номерлы терәктә арматуралау, опалубканы монтажлау һәм монолит баганаларны бетонлаштыру эшләре дәвам итә. Шулай ук хисап атнасында чистарту корылмалары өчен участокта шпунт киртәсе урнаштыру буенча эшләр башланган.

Участокта җир эшләре дәвам итә. 12710 куб м яраксыз грунт һәм чүп-чар чыгарылган, 3100 тонна инерт материаллары китерелгән. Эшләр тәүлек әйләнәсе алып барыла. Борисковская урамыннан Запорожская урамына кадәр юл полотносының комлы нигезен, шул исәптән геополотно кулланып, урнаштыру башланган. Төзелеш участогында вак таш һәм юл плитәләре җәю эшләре бара.

Инженерлык челтәрләрен төзү территориясендә, шул исәптән троллейбус депосы янында, инженерлык челтәрләрен яңадан кору һәм урнаштыру дәвам итә. 920 метр су белән тәэмин итү һәм 80 метр яңгыр канализациясе торбалары салынган. Шулай ук 122 метр газүткәргеч торбалары салынган һәм 228,5 метр озынлыкта эретеп ябыштырылган. Электр белән тәэмин итү линияләрен һәм элемтә челтәрләрен үзгәртеп кору эшләре бара.

Узган атнада 2 этап төзелешендә 137 инженер-техник персонал һәм 25 махсус техника берәмлеге эшләгән.

Исегезгә төшерәбез, проект документларының икенче этабы кысаларында коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзеләчәк.

Төзелешнең 700 м озынлыктагы беренче этабын 2020 елда тапшыру планлаштырыла, 522 м озынлыктагы икенче этап - 2021 елда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International